25 августта Русия Баш прокуратурасы International Baccalaureate (IB) оешмасын "теләнмәгән" дип таныды. Прокуратура фикеренчә, IB эшчәнлеге "Русиягә каршы проектлар идеологлары тарафыннан режиссёрланган", ә аның максаты — "Русия яшьләрен Көнбатыш үрнәкләре буенча "формалаштыру".
Баш прокуратура белдерүенчә, IB програмнары нигезендә белем бирүнең асылы — "тарихи процессларга үз карашларын көчләп тагу, мәгълүм булган фактларны бозып күрсәтү, Русиягә каршы пропаганда алып бару һәм милләтара дошманлык уяту". Моннан тыш, прокуратура фикеренчә, Швейцария фонды вәкилләре "Русиядә тыелган экстремистик хәрәкәтләр идеологиясенә нигезләнгән традицион булмаган кыйммәтләрне" алга сөрә.
T-invariant басмасы үз чыганакларына сылтанып язуынча, Русиядә "Халыкара бакалавриат" белем бирү фонды эшчәнлеген "теләнмәгән" дип тануны Дәүләт думасы рәисе урынбасары Анна Кузнецова таләп иткән.
Узган уку елында Кузнецова IB програмы нигезендә белем биргән барлык Русия мәктәпләрендә тикшерүләр башлауны сораган, дип язды журналистлар.
T-invariant мәгълүматына күрә, Кузнецова мөрәҗәгате IB белән генә чикләнмәгән, ә "Халыкара мәктәпләр шурасына" (Council of International Schools, CIS) да кагылган.
Вице-спикер фикеренчә, "IB һаман да мәктәпләрне "дөнья гражданнарын тәрбияләү" принципларына нигезләнеп сертификацияли". Ә CIS "ЛГБТК+ хокукларын яклауны алга. сөрә", бу исә "Русия кануннарына каршы килә".
IB-ны тыюга Русия балигъ булмаганнар хокуклары вәкиле Мария Львова-Белова һәм аның ире, "православ олигарх" дип аталган Константин Малофеевның та катнашы булырга мөмкин, дип фаразлый T-invariant чыганакларының берсе. Львова-Белова белән Кузнецова күптәннән таныш, дус һәм бергә эшли.
"Күп сораулар бирүче балалар тәрбияләү". IB нәрсә ул?
Халыкара бакалавриатның (International Baccalaureate, IB) төп өстенлеге — аның дипломы бөтен дөньяда танылуда иде: укучы имтихансыз гына проектка кергән ике меңләп югары уку йортының берсенә кабул ителә ала, алар арасында Американың Һарвард (Harvard) һәм Принстон (Princeton), Британиянең Оксфорд (Oxford) һәм Кембридж (Cambridge) университетлары, шулай ук Русиянең алдынгы уку йортлары да бар. IB программасын хәзерге вакытта дөньяның 150дән артык илендә урнашкан 6 меңнән артык мәктәп тәкъдим итә, аларның күбесе АКШ, Канада һәм Европа илләрендә. Русиядә мондый мәктәпләр Мәскәүдә, Петербурда, Казанда һәм тагын берничә төбәктә эшли иде.
Урта мәктәптә халыкара бакалавриат программасы һәр илнең үз стандартларына туры килә (Русиядә — ФГОС), ә югары сыйныфларда ике еллык Diploma Programme (DP) — "Диплом программасы" алып барыла. Укучылар әдәбият һәм туган тел, чит тел, кеше һәм җәмгыять фәннәре, тәҗрибә фәннәре (эксперименталь фәннәр), математика һәм сәнгать өлкәләреннән алты фән сайлый, шуларның өчесен тирәнтен өйрәнә.
IB сертификацияле укытучы Леонид Паштон сүзләренчә, әлеге програм кешенең шәхес сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән.
"Мин бу системда күп эшләдем, күп укыдым һәм аны яхшы беләм. Бу систем кешенең шәхес сыйфатларын үстерергә юнәтлтелгән, кызыксынучан булырга, күп сорауларга бирергә өйрәтә, халыкара контекст аркасында дөньяның киң картинасын күрергә мөмкинлек бирә, тәнкыйди фикер йөртергә өйрәтә Күрәсем, монда бүгенге мәгариф системына каршылык күргәннәр", дип язды ул.
"IB програмда һичбер русофобия юк иде"
Татарстанда IB програмы нигезендә ике урында: Казан халыкара мәктәбендә һәм Алабуга халыкара мәктәбендә укыттылар. Казан мәктәбендә ул Диплом програмы иде, ә Алабугада - башлангыч (PYP) һәм урта (MYP) сыйныфлар програмы булды. Казан халыкара мәктәбе сайтыннан IB турында бөтен мәгълүматны шундук алып ташладылар. Анда хәзер "Без халыкара белем бирәбез", дип кенә язылган. Алабуга мәктәбе сайтында IB аббривиатурасы юк, ләкин кайбер эчке битләрдә PYP һәм MYP атамалары калган.
"Уку процессы турында әйткәндә, бер нәрсәне аңлау мөһим: IB беркайчан да белем бирү програмнарының эчтәлеген безгә такмый. Халыкара бакалавриат стандартлары — бу укыту планы яки "Икенче дөнья сугышында кем җиңде" дигән сөйләшүләр турында түгел, ә уку процессын оештыру ысуллары турында. Барлык эчтәлекне безнең мәктәп үзе, үз тәҗрибәсенә, практик эшенә, белгечләребез туплаган материалларга һәм Русия белем стандартларына таянып, мөстәкыйль төзеде, — диде Казан халыкара мәктәбе мөдире Нияз Гафиятуллин. — Безнең барлык укытучылар да нинди хокук кысаларында эшләгәннәрен бик яхшы аңлый. Укытучылар сайлап алганда ук аларның безнең дөньяга караш белән туры килүенә игътибар иттек. Халыкара мәктәп диварларында бернинди "либерализм белән уйнау" юк! Ә менә чит ил белгечләре мондый карарга гаҗәпләнде".
Мәктәптән чит ил укытучыларының китүе көтелми: алар инде килешүләрен имзалаган һәм, ким дигәндә, аларны үтәргә ниятли. Әмма яңа белгечләрне читтән чакыру, ихтимал, күпкә авыррак булачак. "Халыкара мохиттә без бу укытучылар өчен бөтен дөньядагы мәктәпләр белән ярышабыз", — дип искәртә Гафиятуллин.
"Санкцияләр кертелә башлагач, Көнбатышта русияләргә караш үзгәргәч, күпләр кире Русиягә кайтты. Кемдер читтә инде еллар буе яшәгән, кемнеңдер балалары инглизчә иркенрәк сөйләшә, һәм без алар өчен әкренләп ияләшү, Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыру өчен бик уңайлы юл идек. Шактый кешеләр, шул исәптән халыкара бизнес алып баручылар да, читкә китә алсалар да, монда калуны, балаларын безнең мәдәни код эчендә үстерүне өстен күрде. Алар белә: монда алынган белем чит илдәгедән ким булмаячак, дөньяда да бәяләнәчәк. Русиядән чыкмыйча халыкара үрнәкле диплом алу мөмкинлеге дипломатларны, консулларны, эшкуарларны, спортчыларны, мәдәният һәм сәнгать әһелләрен җәлеп итте — алар киләчәкләре өчен борчылмыйча, балаларын берничә телдә укыта алды", — дип сөйли ул. — "Бүгенге шартларда алар өчен альтернатива калдымы — зур сорау".
Европа гимназиясенең элекке мөдире Иван Боганцев The Insider басмасына сөйләгәнчә, IB програмда һичбер русофобия юк иде:
"Русия үзен халыкара элемтәләрдән өзә һәм үз утравында үз көче белән генә яшәргә тырыша. Минемчә, бу — ахмаклык, зыянлы юл. Әмма инде бернинди каршылык кую механизмнары юк, моңа каршы торырлык көчләр калмады, шуңа күрә читтән килгән бар нәрсә дә әкренләп ябыла бара. IB — бәйсез програм, Мәгариф һәм фән министрлыгына буйсынмый. Математика нәрсә укытулары министрлыкны борчымый? Ә менә тарих дәресләре… Әлбәттә, кызганыч, чөнки анда бернинди "русофобия" булмады һәм булырга да мөмкин түгел: IB 150 ил өчен бердәм програм чыгара. Моннан тыш, Русиядә мондый мәктәпләр бик аз иде, хәтта шәхси мәктәпләр белән чагыштырганда да бу диңгездә тамчы гына. Шуңа күрә тыючы органнар IB-га кадәр барып җиткән икән, димәк, аларның инде башка тыяр нәрсәсе дә калмаган".
Басым милли мәктәпләрдән башланды
Халыкара мәктәпләр Русиядә күп түгел һәм аларда уку түләүле. Бер елга ул миллион сумнан башлана. Казан халыкара мәктәбендә уку өчен бер балага бер айга 156 мең сум түләргә кирәк, Алабугада - 56 мең сум. Бу белем йортларында гадәттә бик талантлы, олимпидаларда җиңү яулаган балалар стипендияләр нигезендә һәм бай балалары гына укый ала иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның улы Искәндәрнең Казан халыкара мәктәбендә укуы билгеле.
IB — Русиядә "теләнмәгән" дип танылган инде дүртенче зур чит ил белем бирү оешмасы. Июль аенда Баш прокуратура International House World Organisation (IHWO) халыкара тел мәктәпләре челтәре эшчәнлеген тыелганнар исемлегенә кертте, июньдә — инглиз теле буенча халыкара IELTS имтиханын оештыручыThe British Councilны "теләнмәгән" дип таныды, ә узган ел августында — EF Education First оешмасын "теләнмәгәннәр" рәтенә кертте.
Халыкара белем бирү оешмаларына басым Русиядә соңгы берничә елда башанса, милли мәктәпләр, мәктәпләрдә туган телләрне, төбәк тарихларын өйрәнүдә чикләүләр инде 20 еллап бара.
2007 елдан 309нче федераль канун нигезендә укыту програмнарында милли-төбәк компоненты бетерлде. Бөтен мәктәпләр дә уртак федераль белем бирү стандартлары нигезендә эшли башлады.
Элекке Русия думасы депутаты, татар җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин моны "үлем җәзасы" дип атаган иде.
"309нчы канун милли мәктәп өчен үлем җәзасы булса, БДИны урыс телендә генә бирү мөмкинлеге әлеге хөкем карарын гамәлгә ашыру булды", диде ул 2018 елда Казанда туган телләрне укытуга багышланган түгәрәк өстәл утырышында.
Ул шулай ук федераль үзәкнең милли мәктәпләргә дәүләт иминлегенә янаучы урын дип каравы сизелә, диде. "Безгә милләтче, сепаратист дип әйтәләр. Миңа теләктәшлек белдерүче урыс телле дусларым бар. Алар Украинада, Литвада яши. Алар да милләтчеме, сепаратистмы? Милли телләрне бетерү илне таркатуга китерәчәк", диде үз чыгышында Фәндәс Сафиуллин. Сафиуллин 2021 елда вафат булды.
2009 елда Русия Югары мәхкәмәсе Бердәм Дәүләт Имтиханын (БДИ) урыс телендә генз тапшыруны кануни дип таныды. Аңа кадәр имтиханнарны туган телдә дә биреп була иде
БДИны урыс телендә генә тапшыру мәҗбүр ителгәннән соң, мәктәпләрдә милли телләрдә укучылар предметларны урыс телендә укытуны сорый башлады. Әлеге теманы милли активистлар гына түгел, галимнәр дә күтәреп килсә дә, әлегәчә БДИны милли телләрдә бирү мөмкинлеге юк.
Мәсәлән, Русия фәннәр академиясе академигы Роберт Нигъмәтуллин милли мәктәпләрне саклап калыр өчен БДИ ике телле булырга тиеш саный. Бу фикерне ул Русия Фәннәр академиясе президиумы утырышында җиткерде.
"Русия хөкүмәте БДИ кертеп, милли мәктәпләргә кискен һөҗүм ясалды. Чөнки кеше балаларын БДИны бирә алмас дип, урыс мәктәпләренә күчерә башлады. Бу милли телләргә һөҗүм булды", диде ул.
2022 елда Башкортстан Корылтае Русия думасына БДИны туган телләрдә тапшыру хокукын бирү һәм милли мәктәпне аерым микрорайонга беркетеп кую бетерү турында федераль канун өлгесе әзерләгән иде. Әмма канун өлгесе беренче укылышка да чыгарылмады, аны Русия хөкүмәте ике тапкыр кире какты.
2017 елда имилли республикаларда, шул исәптән Татарстанда туган телләрне укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 1990нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
7 ел элек башланган тел кризисы нәтиҗәсендә татар теленең статусы һәм абруе төште, мәктәпләрдә аны теләп укучылар саны елдан-ел кимеде. Мисал өчен, 2017-2018 уку елында аны 69% кеше сайлаган булса, 2023-2024 — 63% кына. Бу 9 процентка азрак дигән сүз. 2024-2025 уку елына рәсми саннар әлегә китерелмәде.
Татар теленнән имтихан бирүчеләр дә кимеде. 2017 елда Бердәм республика имтиханын (БРИ) 74 бала тапшырган булса, 2018 елда — 18 укучыга, 2022 елда — бер укучыга калды, 2024 елда — 7 укучы тапшырды. 2025 елда аларның саны бераз артты һәм 32 булды.
Татарстанда татар теленең торышына һәм ничек укытылуына ризасызлык тынып тормаса да, Мәскәү бу мәсьәләдә артка чигенергә теләми. 2022 елдан Татарстанда татар телен туган тел булудан тыш, дәүләт теле буларак укытырга рөхсәт бирелде, әмма моңа карап ул ихтыяри булудан туктамады. Шул ук елны Мәскәү яңа "бүләк" әзерләде: белем бирү програмнарның үрнәкләрендә туган тел дәресләрен укыту киметелде.
2025-2026 ел уку елы башыннан 1 сыйныфларда туган тел атнасына ике дәрестән бер дәрескә генә кала. Русия мәгариф министлыгы югалган ана теле сәгатен мәктәпләргә дәрестән тыш шөгыль форматында калдыруны тәкъдим итә.
Русиядә урыс теленнән кала үзләренең туган телләрендә белем алучы укучыларның саны 2016 елдан 2023 елга кадәр ике тапкырга кимегән, 38 телдә белем бирү тулысынча туктаган.
2024-2025 уку елында Казан федераль университетында татар теле белгечләрен әзерләү өчен 40 бюджет урыны бүленде. Бу аңа кадәрге елдан 5 урынга азрак.
Татарстанда татар мәктәпләре саны да кими. Соңгы өч елда республикада19 татар мәктәбе ябылган. 2024 елда барлыгы 591 татар мәктәбе калган. Чагыштыру өчен, 2010 елда аларның саны 966 булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум