35 ел элек 1990 елның 30 августында Татарстан үз тарихында мөһим документ - Суверенитет турында Декларация кабул итте. Аны халык мәйданнарга чыгып көрәшеп яулап алды. Милли хәрәкәт башында торучы галимнәр, журналистлар, руханилар, укытучылар Татарстан аерым яшәргә хаклы дип халык, депутатлар, түрәләргә эзмә-эзлекле аңлатып даими эш итте.
Декларация кабул итү бер көнлек эш булмый. Аңа ирешү өчен хәрәкәт 1980нче еллар азагында башланды. 1986-1987 елларда Татар иҗтимагый үзәге барлыкка килде. Азатлык таләп иткәндә татар халкын туплый торган мәсьәлә ул татар теленең халәте була. Татар иҗтимагый үзәгенең корылуы да, азатлыкны таләп итүләр дә телнең мөшкел хәленә бәйле була. Татарча белем биргән мәктәпләр булмау, татарча сөйләшүчеләрнең кимүе, телне кимсетү әкрен генә халыкны шул мәсъәлә тирәсендә туплады. Халык тора-бара тел, мәгариф мәсьәләсен автономияле республикада гына хәл итеп булмавын аңлый һәм союздаш республика статусы таләп итә башлый. 1980 еллар азагында Татарстанга автономия таләп итү өчен имзалар җыела.
1990 елның җәендә Югары Советта депутатлар сессия артыннан сессиядә эшли. Август аендагы сессия вакытында Казандагы парламент каршысындагы мәйдан халык белән тула, алар да көтә. Һәр көнне депутатлар халык коридоры аша, Татарстанны яклаучы депутатларга теләктәшлек күрсәтелә, каршы булучыларга психологик басым ясала. 30 августтагы сессия утырышы иртәннән кичкә кадәр дәвам итә.
Декларация текстының биш проекты була. Уртак проектны булдырыр өчен килештерү комиссиясе төзелә. Бирегә биш проект авторлары, галимнәр, юристлар керә. Барлыгы – 29 кеше. Декларациянең уртак проектын язганда аерым сүзләргә каршы чыктылар. Иң күп бәхәс Татарстан кайда кала: РСФСР эчендәме, әллә Советлар берлеге эчендәме? Табигый байлыклар ничек бүленәчәк? Аннары тышкы элемтәләргә ия булу турында һәм башка тартышулар була. Декларацияне кабул иткәндә татар теленең статусы мәсьәләсе дә бәхәс уята. Депутатларның бер өлеше документта дәүләт теле итеп татар теле генә булырга тиеш дип фикерен белдерә, әмма моңа каршы чыгучылар да була. Бу мәсьәләдә соңгы ноктаны ул вакытта Югары Совет җитәкчесе Миңтимер Шәймиев куйды дип искә ала ул чактагы депутатлар. Документка республикада урыс та, татар теле дә дәүләт телләре дип теркәлә.
Берничә көнгә сузылган бәхәстән соң бер текст булдырыла, ул бертавыштан диярлек хуплана. 30 августта кичке якта ТАССР юкка чыга, Татарстан Республика дип игълан ителә. Суверенитет турында Декларация кабул ителә. Аны мөнбәрдән депутат, хәзер инде мәрхүм Фәндәс Сафиуллин укып яңгырата.
Күпләр ул чактагы 30 август салкынча, яңгырлы көн дип искә ала, Декларация кабул ителүе радио аша мәйданга да игълан ителә. Бүгенге "Татарстан" Радиосы Декларациянең кабул ителү хөрмәтенә Сәйдәш маршын яңгырыта. Ул вакытта әле Татарстанның үз гимны юк. Алда референдум уздыру, үз Конституция, гимн, туграны кабул итү эшләре булачак.
1990 елның 30 августында Суверенитет турындагы Декларация Татарстанга, аның халкына, татарларга нинди юллар ачты?
Татарстанның статусы ныгыды. Татарстан үзен дәүләтчелегенә хокуклы дип игълан ителде, бу аны РСФСРның күпчелек төбәкләреннән аерып торды. Республиканың дәрәҗәсе күтәрлде, Татарстан Мәскәү белән бертигез аралаша башлады. Республиканың бөтен дәүләтчелек символлары барлыкка килде.
Республика үз кануннары белән яши башлады. Татарстанның Конституциясе 1992 елда кабул ителде, анда республика суверен дәүләт дип теркәлде.
Икътисади мөстәкыйльлеккә ирешелде. Татарстан нефть, газ, җиренә хуҗа булды. Салымнар Мәскәүгә китүдән туктады. Тапкан малы үзендә калды.
Мәдәни һәм милли күтәрелешкә юллар ачылды. 1990нчы еллар башында ук Казанда, Татарстанның башка шәһәр, авылларында татар мәктәпләре, гимназияләре булдырылды. Училище, университетларда татар теле бүлекләр, кафедралар, төркемнәр барлыкка килде. Милли матбугат саны артты, тв, радиолар, театрлар ачылды. Күпләп мәчетләр төзелә башлады, тарихи дини биналар халыкка кайтарылды, дини иреклек чоры башланды.
Татарстан башка дәүләтләр белән халыкара элемтәләр булдыра алды. Республика чит илләр белән элемтәләр урнаштыра башлады, бигрәк тә төрки дөнья һәм мөселман илләре белән. Республика чит илләрдә вәкиллекләр ачты, халыкара оешмаларда катнашты, турыдан-туры сәүдә кора башлады.
1990нчы елларда башланган эш исә тора-бара сүнә башлады. Милли хәрәкәт вәкилләре суверенитетка юлны Казан белән Мәскәү арасында имзаланган Шартнамә юкка чыгара башлады дип саный. Аннары Русиянең идарәсенә Путин килүе белән сәяси вертикаль көчәйде, берничә ел иркен сулаган республикадан әкренләп вәкаләтләре тартып алына башлады. 2000нче елларда федераль үзәк вәкаләтләрне кире үз кулына алды, Татарстан хокукларын югалта башлады. Шартнамә 2017 елда тулысынча гамәлдән чыгарылды. Урыс теле белән беррәттән татар теле дә үсеш алыр дигән планнар да чәлпәрәмә килде. Күп тырышлыклар салынса да Мәскәү фәрманы белән Татарстанда татар дәүләт телен мотлак уку туктатылды. Татар телен сайлаучылар саны кимеде, татар мәктәпләре дә түрәләрнең хисап кәгазьләрендә генә калды. Русиядә дә, шул исәптән Татарстанда иркен фикер йөртү юкка чыгарылды. Салымнар Мәскәүгә китә. 1990нчы елларда Татарстан Төркия, АКШ, Европа илләре белән актив элемтәләр урнаштырды, хәзер исә бу туктатылды, аралашу, сәүдә итү Мәскәү рөхсәте белән генә. Бу юнәлешләр кискен чикләнде.
Суверенитет турында Декларация татар халкына зур өметләр бирде, әмма аларның күбесе тормышка ашмады.
Ни өчен Татарстан үзенең суверенитетын саклап кала алмады? Нигә республика Мәскәү каршында үз ирекләрен яклый алмады? Мәскәү көчлеме иде, әллә Татарстан зәгыйфьме? Шул ук вакытта татарлар яңадан шулай күтәрелә алырмы? Без бу сорауларны галимнәргә бирдек.
Германиядә яшәүче Һелен Фаллер Татарстанны, татарларны өйрәнүче галимә. Аның фикеренчә, сәбәпләрнең берсе Мәскәүнең басыма бәйле.
— Татарстанның суверенитетын саклап кала алмавының берничә сәбәбе бар. Мәскәүнең көч кулланырга һәм бөтен халыкларны юк итәргә әзер булган дәүләт — моны без Русиянең Украинаны юк итүгә юнәлтелгән геноцид сугышында ачык күрәбез.
Беренче сәбәп – вакыйгалар фоны. 2000 елда Путин Сабантуй дип Казанга килде, Миңтимер Шәймиев, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов белән очрашты. Путин аларга республикаларның барлык кануннарын, шул исәптән Конституцияләрен дә, Мәскәү кабул иткән кануннарга туры китереп үзгәртергә кушты. Алар арасында соңрак кабул ителгәннәре дә бар иде, мәсәлән, Русия Конституциясе. Путин шулай ук ике республика да салым керемнәрен Мәскәү таләп иткән күләмдә җибәрергә тиешлеген әйткән. Кушканнарны эшләмәсәләр, ул милли республикаларда дини террорчылар табылачагын, Татарстан белән Башкортстанны икенче Чечняга әйләндерермен дип куркыткандыр. Чечня бомбалар астында калган иде. Буйсынмасалар, Татарстан белән Башкортстанны да шул язмыш көтә иде. Шәймиев белән Рәхимов республикаларны, халыкны саклап калырга тырышты.
Татарлар – аңлашу, тыныч юл белән килешү яклы халык. Татарстан хакимияте Мәскәү җентекле, тыныч сөйләшүләр алып барды. Алар Путин белән килешеп булыр дип ышанды. Әмма алар алданды. Русия берсе белән дә санлашмый, Путинга Будапешт меморандумы да, Татарстан белән килешүләр дә берни тормый, – ди галимә.
Аныңча, кабат суверен дәүләт булырмы юкмы, моны – татарлар үзләре хәл итә һәм моңа бернинди киртә юк. Әмма нинди юллар белән — Фаллер әйтә алмый.
Казакъстанның Нурсолтан Назарбаев исемендәге милли университет галиме, АКШта туган татар Юлай Шамилоглы исә яңадан милли күтәрелеш булуына, яңадан суверенитет турында сүз кузгатуга әлегә бернинди дә мөмкинлек юк дип саный. "Русиядә сугышны сугыш дип атарга ярамаган заманда, аның өчен төрмәгә утырткан вакытта кем һәм ничек итеп иреклек турында сүз кузгата алсын. Хәтта татар телен күбрәк укытырга кирәк дигән сүзләр дә сәяси шигар булып санала. Бүгенге кебек репрессив режим СССРның таркалган вакытында юк иде", ди ул. Әмма өметсез шайтан гына дип тә өсти ул, "барысы да бер мизгелдә үзгәрергә мөмкин", ди галим.
Юлай Шамилоглы 1990 елның 30 августында Татарстанда суверенитет турындагы Декларацияне кабул итү вакыйгасын күпкә соңрак "New Times" газетасыннан, аннары Азатлык Радиосы аша укыганын искә төшерә. Ул вакытта интернет юк, электрон почталар кулланышка керә генә башлаган иде, дип искә ала ул һәм Декларация белән килгән ирекләрдән 35 ел узуга колак кагуда татарларның гаебе юк дип саный.
— Беренчедән, Суверенитет турындагы Декларация документ буларак юкка чыкмады. Ул бар. Аны берсе дә гамәлдән чыгара алмый. Шуңа күрә аны теләсә кайсы вакытта күтәреп чыгарып була. Икенчедән, булган ирекләр бар иде, күп эшләнде, әмма башкарылмаган эшләр дә булды. Мәсәлән, ул вакыттагы куәт белән татар телен көчәйтеп булыр иде, бу икенче планга калды. Латинга күчеп була иде, иртәрәк кымшанмадылар, — ди Юлай Шамиоглы. — Русиядә барган сәяси вазгыять, басым көчле, Казан аңа каршы торып карады. Без күпме белмибез, әмма Татарстан соңга кадәр тырмашты. Булмый. Авторитар дәүләттә башкача фикерләп, яшәп булмый. Русия — көчле империя. Ул ирекле яшәргә теләгән, тырышкан дәүләтләрне, халыкларны шунда ук баса. Бастырылмаса, баш өстендә балта эленеп тора.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум