Русия армиясенең Киевка һөҗүме нәтиҗәсендә 18 кеше һәлак булган. Җирле хакимият вәкилләре хәбәр итүенчә, аларның икесе - балалар. Ким дигәндә 38 кеше яраланган.
Дарницкий районда биш катлы йорт җимерелгән. Җимерекләрне аралау дәвам итә.
Ике ракет Азатлык Радиосының (RFE/RL) Украина хезмәте офисы янындагы биналарга да төшкән.
RFE/RL президенты Стивен Капус белдерүенчә, яраланучылар юк.
"Украинадагы вакыйгалар шаһитләре беркайчан да куркыныч астында калырга тиеш түгел. RFE/RL офислары зыян күрде, ләкин, бәхеткә, бер хезмәткәр дә яраланмаган кебек. Ышаныгыз – безнең журналистлар мөһим эшләрен дәвам иттерәчәк. Безнең уйлар һәлак булган һәм яраланган укрианнар гаиләләре һәм коткаручылар турында", диде ул.
Шулай ук Европа Берлеге миссиясе бинасы һәм "Украинская правда" басмасы офисына да зыян килгән.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум