Татарстанда 10 мең чит ил ватандашы Контрольдә тотылучылар реестрына кертелгән.
Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Марат Галиев матбугат конференциясендә белдерде.
Реестр быел 5 февральдә гамәлгә керде, анда эләккән мигрантлар 10 сентябрьгә кадәр легальләшергә тиеш. Бүгенгә республикада яшәүче 112 мең чит ил ватандашының 1,8 меңе генә бу процедураны узган дип яза "БИЗНЕС Online".
Реестрга кертелгән мигрантларга чикләүләр каралган. Аларны эшкә алу мөмкин түгел, финанс операцияләр һәм килешүләрне башкару эшләре аларга шулай ук чикләнгән. Шул ук вакытта полиция ачыклаганча, хезмәт урыннары тәкъдим итүчеләрнең 186сы инде реестрга кертелгәннәр мигрантларны эшкә алган. Аның өчен юридик затларга 800 мең сум штраф яный.
Татарстанга мигрантларның күпләп килүенең бер сәбәбе — аның "мөселман республикасы" булуында, дип белдерде элек бүген Татарстан президенты ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин.
— Ни өчен Татарстанга мигрантлар күпләп килә? Без мөселман республикасы булу сәбәпле, СССРның элекке республикалары — Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан белән тыгыз мөнәсәбәтләребез бар. Сер түгел, республика җитәкчелеге дә бу илләргә сәфәргә йөри, —диде ул.
- Соңгы елларда Русиядә мигрантларга яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды. Русия хезмәт министрлыгы 2026 елда икътисад белән бәйле эшчәнлекнең тугыз төре буенча чит ил хезмәткәрләренең өлешен киметергә тәкъдим итә. Кайбер тармакларда Русия ватандашлыгы булмаган кешеләргә эшләү бөтенләй тыелырга мөмкин.
- Бигрәк тә 2024 елның мартында "Крокус Сити Холлда" терактыннан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр кискенләште. Гаепләнелүчеләрнең күбесе — Таҗикстан ватандашлары.
- Рәсми саннарга караганда, узган ел республикада барлыгы 49 мең мигрант эшләгән. 2024 ел дәвамында Татарстанда яшәгән мигрантларны Русиядән чыгару очраклары 40%ка артып 3 829 очракка җиткән, 5 меңгә якын мигрантка Русиягә керүне тыйганнар.
- Былтыр 11 декабрьдә Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс телен белмәгән мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыйган канунын тәнкыйтьләп чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!